Быел башка бөртекле культуралар кебек үк, карабодай уңышы да аз булды. Сәүдә челтәрләрендә туклыклы ярманың бәясе дә артты. Буа районының Фәнил Шәйхаттаров крестьян-фермер хуҗалыгында да әлеге культураны игәләр. Киләсе елгы максатлары – карабодай мәйданнарын арттыру, ә бөртек җитештерү чыгымнарын киметү. Авыл эшчәннәренең хәзерге мәшәкатьләре турында киләсе репортажда.
Әлеге крестьян фермер хужалыгында быел карабодай 160 гектар мэйданда устерелгэн. Жыелган уныш Зур Фролово авылындагы ындыр табагына китерелә. Монда Италиядэн махсус кайтарылган жайланмада киптерелэ.
Карабодай санитар культура буларак та отышды. Ул 3 этапта май аеннан башлап, июнь уртасына кадәр чәчелә. Технологияләрне төгәл үтәгәндә, югары уңыш үстереп алырга мөмкин.
Умартачылар белән дә үзара килешеп эшлиләр. Карабодай үстерү очен янгырлы һава шартлары кирэк, яңгырлы елларда бер гектардан 25 центнерга кадәр уңыш җыярга була.
Киләсе елда карабодай мәйданын 200-250 гектарга кадәр кинәйтергә уйлыйлар. Ә быелгы уңышны он-ярма продуктлары җитештерү комбинатына тапшыру очен килешу тозелгэн. …Гакил Камалетдинов, Татарстан яңалыклары, Буа районы.