Татарстан җитәкчелеге республиканың Көрәш федерациясе башкарма директоры, Балык Бистәсе районының элекке башлыгы Равил Хәйруллин вафат булуы сәбәпле, кайгы уртаклашты.
Равил Хәйруллин 1998-2006 елларда Балык Бистәсе районы белән җитәкчелек итте, үзен югары квалификацияле, инициативалы һәм оста оештыручы буларак танытты. Катлаулы елларда районның социаль-икътисади үсешен саклап калды. 2006 елда «Ак Барс» Банк ачык акционерлык җәмгыяте директорлар советы рәисе киңәшчесе итеп билгеләнде. 2010 елдан бирле Татарстанның Көрәш федерациясе башкарма директоры булып эшләде. Актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә республикада әлеге спорт төрен үстерү программасы кабул ителде. Хәйруллин җитәкчелегендә 32 спортчы көрәш буенча дөнья чемпионы булды.