Путин Жириновский белән парламент сайлаулары нәтиҗәләре турында фикер алышты. РФ Президенты Владимир Путин 5 октябрьдә ЛДПР лидеры Владимир Жириновский белән эшлекле очрашу уздырды. Бу хакта дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерде.
«Очрашуда сентябрьдә Россиядә узган парламент сайлауларының нәтиҗәләре, шулай ук ЛДПР фракциясенең алдагы чорга эш планнары турында фикер алышынды», — дип китерә ТАСС.
Элегрәк Президентның матбугат секретаре 12 октябрьдә Путин Кремльдә VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашачак, дип хәбәр итте.