Казанлыларның мәгарифнең формалашуы тарихын өйрәнү мөмкинлеге бар. «Россия минем тарихым » паркында «Россия тарихында укытучының роле» дигән мультимедиа күргәзмәсе ачылды. Әлеге тантанада катнашкан мәктәп укучылары танылган мөгаллимнәр турында бай мәгълүматлар белән таныштылар.
Күргәзмәгә беренче булып Казан мәктәпләре укучылары килде. Укытучылар көнендә Россия педагогикасының тарихы белән таныштылар, бөек остазлар турында мәгълүмат алдылар. 150 экранда – легендар педагоглар — Ушинский, Макаренко, Сухомлинский биографияләре. Бу рәттә шулай ук үсеп килүче буынны тәрбияләүгә зур игътибар биргән Лев Толстой да бар.
Күргәзмәдә өч тематик зона бар, аның берсе хәзерге заман укытучыларына, икенчесе элеккеге легендар педагогларга багышланган, шулай ук укучыларның укытучыларына карата булган рәхмәт сүзләре дә урын алган.
без укытучы һөнәренең абруен күрсәтәбез, педагогларның балалар арасында да. җәмгыятьтәге дәрәҗәсен дә күтәрергә омтылабыз.Чөнки укытучы киләчәк буынны тәрбияли, аның абруена күп нәрсә бәйле.
Мультимедиа күргәзмәсе тарихи паркта ачылды. Ул 10 октябрьгә кадәр эшли.
….Валентина Васильева, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.