Тәтеш районының Келәш авылында, капиталь ремонттан соң, мәдәният йорты ачылды. Бу «Мәдәният» илкүләм проекты буенча республика президенты программасы ярдәмендә мөмкин булды. Авыл мәдәният йорты янында Бөек Ватан сугышы фронтына киткән авылдашларга обелиск ачу тантанасы да булды. Тулырак киләсе репортажда.
Тәтеш районы
Мәдәният йорты ярты гасыр элек төзелгән, бер тапкыр да ремонт ясалмаган. Капиаталь төзекләндерүне берничә ай эчендә башкарганнар, моңа 18 миллион сум акча тотылган. Яңартылган мәдәният йортында фольклор ансамбле, бию түгәрәкләре эшли, заманча китапханә бар.
Тантанада Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, республиканың мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов катнашты. Алар билгеләп үткәнчә, мәдәният йортында өлкәннәргә дә, яшьләргә дә барлык шартлар тудырылган. Сәхнә һәм секцияләр буш тормас дигән өмет зур.
Тантананың мөһим өлеше — төзүчеләргә һәм иҗат коллективларына рәхмәт җиткерү булды. Авыл халкына сәнгать учреждениесен саклап калу өчен теләкләр әйтелде.
Клуб янында авылдашларына яңа обелиск ачтылар. Келәштән берничә йөз кеше фронтка китә Һәр икенчесе диярлек яу кырында мәңгелекккә ятып кала. Аларнывң якты истәлекләрен бер минутлык тынлык белән искә алдылар,
…Дмитрий Второв, Ленар Хәбибуллин, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары, Тәтеш районы.