Татарстан журналистлар берлегенең ветераннар советы оешуга 30 ел тулды. Тарих өчен бу күп вакытмы, әллә азмы икәнен хәбәрчебез Мөршидә Җиһан ачыклады.
Ветераннар шурасы эшчәнлеге, шанлы 90нчы еллар тәэсирендә барлыкка килгән Татарстан журналистлар берлеге тарихы белән бергә языла башлады. Шура — ул елларда ветеран журналистларны барлап, очраштырып торудан бигрәк, мохтаҗларга ярдәм итү белән шөгыльләнә .
Ветеран журналистларның Беренче утырышы Декабристлар урамы 2 адресы буенча урнашкан бинада уза. Анда Әминә Сафиуллина, Венера Ихсанова һәм башка күренекле журналистлар катнаша. Ветераннар берләшмәсенең беренче җитәкчесе итеп Роберт Гатауллин сайлана. Очрашу барышында анна соң эшләгән ветраннар да искә алынды. Ә 2013 елдан журналистика ветераннары советын Люция Фаршатова җитәкли
Ә хәзер элгәрләрнең эшен Ралия Фәтхетдинова дәвам итә. Аның җитәкчелегендә ветераннар шурасы оешуга юбилее белән бергә өлкәннәрне хәрмәтләү көненә багышлап буыннар чылбыры өзелми дигән чара узды. Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов ветераннарны котлады.
Илшат Әминов , яшь коллегаларына Россия журналистлар берлегенә керү турындагы таныклыклар да тапшырды. Шулай ук танылган Тәҗрибәле журналист Любовь Агеева бүләкләнде. Гомумән, ул көнне ветераннарга рухи да матди бүләкләр дә күп булды.
Өлкән яшьтәгеләр өчен шундый чаралар һәм, гомумән, үзләренә карата кечкенә генә генә игътибар да бик кадерле.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов Татарстан яңалыклары.