Филология фәннәре докторы, профессор, татар журналистларының остазы Васил Гарифуллинга шушы көннәрдә 60 яшь тулды.
Юбилее уңаеннан Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә тантаналы чара узды. Аны хезмәттәшләре, массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре котлады. Шулай ук тәбрикләү тантанасында төрле елларда тәмамлаган һәм яңа буын студентлары да катнашты.
Чыгыш ясаучылар Васил Гарифуллинны остаз буларак бәяләде. Аның кешелекле һәм ярдәмчел булуы белән аерылып торуын искәртте. Журналистикага ул район газетасы аша хәбәрче буларак килеп керә. Аннан телевидениедә эшли. 1989 елдан Казан университетында укыта башлый . Шул ук вакытта республикакүләм абруйлы басма матбугат чаралары белән хезмәттәшлек итә. 2018 елдан — милли һәм глобаль медиа кафедрасын җитәкли.
Филология фәннәре докторы, профессор Васил Гарифуллин белән әңгәмәне 8 нче октябрьдә җомга көнне, карый аласыз. Юбиляр иртәге унынчы яртыга “Хәерле көн, Татарстан!» тапшыруына кунак булып килә. Әңгәмәне карага онытмагыз, ә без “Яңалыклар” чыгарылышын дәвам иттерәбез.