Татарстан Дәүләт телерадио компаниясе Русфонд хәйрия җәмгыяте белән берлектә каты авыру балаларга ярдәм итү буенча уртак проектны дәвам итә. Узган юлы сез София Сабирҗановага булышкан идегез. Моның өчен барыгызга да зур рәхмәт.
Илария Пронина да безнең ярдәмгә мохтаҗ. Кызның ике аягы да чалыш үскән, кыйммәтле дәвалау курсы таләп ителә.
Илария Пронина нәни чагыннан бирле авыр ортопедик аяк киемен кия. Гел дәвалану курсларын уза. Кечкенә вакытыннан ук ике аягы да чалыш булып үскән. Кыз ничек итеп брейсларда йөрергә өйрәнгәнен исенә төшерде.
Озак вакыт дәваланганнан соң, 6 яшендә кабат өзлегү барлыкка килгән.
Илариянең аякларын турайту мөмкинлеге бар. Моның өчен тиз арада операция ясарга кирәк. Дәвалануны кичектерергә ярамый, чөнки хәле көннән-көн авырая.
Кызга дәвалану өчен йөз илле мең сумнан артык акча кирәк. Без бергәләп ярдәм итә алабыз. 5542 номерына ДЕТИ сүзе белән СМС җибәрергә кирәк. Бер хәбәрнең бәясе 75 сум. Күбрәк өлеш кертергә теләүчеләргә тулырак мәгълүмат безнең телерадиокомпания һәм Русфонд сайтларында.
Валентина Васильева, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары.