Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Биектау районының Пермяк авылында газ үткәргечне файдалануга тапшыру тантанасы булды.
«Газпром трансгаз Казан» җәмгыяте тарафыннан 2019-2023 елларга торак-коммуналь хуҗалыкны, сәнәгать һәм башка оешмаларны газлаштыру төбәк программасы буенча 23 километрдан артык озынлыктагы урта һәм түбән басымлы яңа газүткәргеч төзелеше тәмамланды. Президент яңа бистәдә яшәүчеләрне шатлыклы вакыйга белән котлады, төзүчеләргә рәхмәтен җиткерде.