Күпләр терекөмешле градусник урынына электрон яки контактсыз градусникны куллануны өстен күрә. Бу сәламәтлек өчен генә түгел, ә экология өчен дә куркынычсыз. Бер термометрда 2 граммга кадәр терекөмеш бар. Бу 6 мең кубометр һаваны пычратырга җитә. Шуңа күрә ватылган градусникларны тиешенчә утильләштерү мөһим.
Рамилә Миңнекәева менә ике ел инде чүп-чарны аерып җыя. Пластик савытларны, кәгазьне, металл әйберләрне аерым төргәкләргә бүлә. Җыелган калдыкларны аерым билгеләнгән контейнерларга сала. Әле күптән түгел генә терекөмешле градуснигы ватылган. Экологиянең чисталыгы өчен тырышып йөргән кыз градусникны Идел буе экологик компаниясенә тапшыру мөмкинлеген белгән.
Идел буе экология компаниясе территориясендә терекөмешле приборлар өчен контейнерлар 2007 елдан бирле урнаштырылган. Чаллы халкы бирегә градусникларны атна саен тапшыра..
Куркыныч калдыкларны дөрес итеп тапшырырга кирәк. Градусник индивидуаль төргәкләрдә булырга тиеш. Ватылган градусникны герметик савытка салу зарур. Алар пыяла банка яки пластик контейнер булырга мөмкин. Кайберәүләр савытка марганцовкалы су слып тапшыра. Болай эшләргә ярамый, термометрны алмыйлар. Градусникны Чабоксар шәһәрендәге компания утильләштерә.
Градусниклардан тыш, кайбер төр лампаларны, терекөмеш булган башка җайланмаларны эшкәртүгә тапшырырга мөмкин. Аларны нигездә зур предприятиеләр китерә. Терекөмешле җайланмааларны эш көннәрендә ипртәнге сәгать 8дән кичке бишкә кадәр тапшырырга мөмкин.