Казан Федераль университетының Алабуга филиалында өченче тапкыр «Мәхмүтов укулары» үтте. Анда Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 100дән артык галим катнашты.
Конференция педагогик фәннең актуаль проблемаларына багышланды. Мирза Мәхмүтов күренекле педагог, галим. 32 яшендә мәгариф министры итеп билгеләнә. Министрлыкны 18 ел җитәкли. Мирза Мәхмүтов нигез салган проблемалы укыту темасы-бүген дә актуаль. Конференциядә моны Татарчстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да билгеләп үтте. Мирза Мәхмүтов тол хатыны Диләрә Шакирова онлайн режимда элемтәгә чыгып, хатирәләрне яңартты.