Татарстан Язучылар берлегендә татар теленә тәрҗемә иткән Айгиз Баймөхәммәтовның“ Нахак” китабы тәкъдим ителде. Әлеге басма «Казан утлары» китапханәсе» сериясендә алтынчы китап буларак, 2 мең тираж белән басылды.
Айгиз Баймөхәммәтов Башкортстанның популяр язучыларының берсе, «Калдырма, әнкәй!» повесте белән ул бөтендөньяга таныла. Үзе кебек ятим балаларның язмышын чагылдырган әсәрләре дистәләгән телгә тәрҗемә ителгән. “Нахак” әле яңа язылган әсәре.
“Нахак” китабына кергән “Урам балалары” повестеның төп герое — Данил төзүче булырга, йортлар салырга хыяллана. Әмма, 13 яшьлек малай урамда яшәргә мәҗбүр. “Нахак” әсәрендә Идел исемле егет олыларның кырыс дөньясы белән очраша.
“Татмедиа” җәмгыяте һәм «Казан утлары” җурналының уртак проектның максаты төрле төбәкләрдә яшәүче язучыларның әсәрләрен уңайлы форматта бастырып, күбрәк укучыга җиткерү.
Язучылар электән халыклар арасында төп арадашчы булган. Бүгенге чарада Айгизгә ХХ гасырда төрки дөньяга Мостай Кәрим белән бер үк дәрәҗәдә билгеле булган язучы, дигән иң югары бәяне бирделәр. Язучылар Разил Вәлиев, Газинур Морат, Хәбир Ибраһим, Рәкит Аллабирде, Нәҗибә Сафина һәм якташлары Айгизне яңа китабы белән котлады.
Айгиз Баймөхәммәтовның “Нахак” китабын интернет кибетләрдән дә сатып алырга мөмкин.
***
Нинди генә хезмәтне башкарсаң да җиренә җиткереп, хыялыңны кушып эшләсәң, һичшиксез ул күңелгә үтеп керә.
Һәнәре буенча төзүче, Киров өлкәсендә яшәп иҗат итүче — Әлфирә Кадыйрова-Гайфетдинова балачактан иҗат орлыкларын күңелендә йөртсә дә, кулына каләмне олыгап ала. Бүгенге көндә ул 4 китап авторы, бишенчесе яңә табадан төшәргә тора.
Автор язмаларын катлауландырмый, гади тел белән яза, шул гадилеге белән ул меңнәрчә укучы йөрәгенә юл яра. Туган авылларын ташлап читтә гомер итүчеләр дә тартыла бу китапларга. Интернет челтәрләре аша аның язмаларын Англия, Германия, Грециядә яшәүче татарлар да укый.
Татар халкының телен, әдәбиятын, мәдәниятын саклап калуда чит төбәкләрдә үз тырышлыгы белән язып-бастырган китапларның ярдәме зур. Әлфирә ханым иҗатын, татар әдәбияты күгендә көтмәгәндә балкып чыккан, меңнәрчә кеше күңелен яулап ала алган Зифа Кадыйрова иҗаты белән чагыштырып була.
Мәгърифәтле, белемле булыйк дип бүгенгә саубуллашам!