Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерү фонды ярдәме белән Казанның Жуковский урамындагы 9нчы йортта Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Яруллин хөрмәтенә мемориаль такта куелды. Күркәм чарада хәбәрчеләребез дә булып кайтты.
Фәнис Яруллинның беренче китабы «Мин тормышны яратам» дип атала. Әлеге шигырьләр җыентыгы ук инде дөньяның матурлыгын шагыйрь йөрәге белән тоеп яшүен исбатлый. Фәнис Яруллин шигырь һәм хикәяләрдән тыш зур поэмалар һәм повестьлар язуга күчә. Күп кенә әсәрләре сәхнәләштерелә, җыр сүзләре авторы буларак та таныла. Татарстанның ныклык һәм тормыш сөючәнлек үрнәге булган халык шагыйренә мемориаль такта тормышының соңгы елларында яшәгән йортка куелды.
Татарстан Президенты карамагандагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова Фәнис Яруллинның иҗатын мәңгеләштерү, шагыйрьнең китапларын бастырырга әзерләү буенча зур эш башкарган хатыны Нурсөя Яруллинага рәхмәтләрен җиткерде. Әлеге истәлек тактасын куйдыру өчен тырышлык куйган Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровның изге теләкләрен ирештерде.
Үзе шундый авыр хәлдә булса да, аннан ярдәм сорап киләләр иде. Аның иң зур ярдәме ул рухи ярдәм, аның иҗаты дип искәртте Разил Вәлиев.
Бик сирәк, билгеле бер вакытта гына килүче Пәйгамбәр шагыйребез дип искә ала каләмдәше Рәдиф Гаташ.
Фәнис Яруллин иҗаты татар әдәбиятын баетучы иң зур мирас. Мемориаль такта кую аның үзен дә, иҗатын да кабат данлау, искә алуны дәлилли.
Алия Галиуллина, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.