Августта узган WorldSkills милли чемпионаты финалында Буа шәһәре вәкилләре уңышлы чыгыш ясаган иде. Лицей-интернат укучысы Екатерина Әхмәтҗанова 2нче, ветеринария техникумының 2021нче елгы чыгарылыш студенты Татьяна Спирина 1нче урынны яулады. Икесе дә ветеринария белгечлеге буенча осталыкларын күрсәтте. Уңышларның сере нәрсәдә? Үз эшләренең осталары белән хәбәрчебез аралашып кайтты.
WorldSkills чемпионатының Уфа шәһәрендә узган финалыннан буалылар җиңү белән кайтты. Техникумның 2021нче елгы чыгарылыш студенты Татьяна Спирина 1нче, лицей-интернат укучысы Екатерина Ахметьянова призлы 2нче урынга лаек булдылар. Икесе дә ветеринария белгечлеген сайлаган.
Әлеге белгечлек буенча катнашучыларны Буа ветеринария техникумы укытучысы Максим Мечов әзерли. Биремнәр ел саен үзгәрә, регламент буенча алар профессионаллар өчен дә катлаулы булырга тиеш, ди ул.
Чемпионат һөнәри осталык дәрәҗәсен арттыру максатын күздә тота. Ул “Ворлдскиллс” һәм “Ворлдскиллс Юниор” компетенцияләрендә үткәрелә.
Бүгенге көндә ветеринария юнәлеше буенча белем алучы студентлар WorldSkills чемпионатының яңа сезонына әзерләнә. Алдагы елларда яулаган зур җиңүләр аларга этәргеч булып тора.
Алсу Сәмигуллина, Ильнур Кадыйров. Татарстан яңалыклары