Икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмә барышында Россия Президенты Владимир Путин Россиядә аварияле торактан күчерү буенча яңа программаны эшләтеп җибәрергә кирәк дип хәбәр итә РИА Новости.
«Мин инде күп тапкыр әйттем һәм тагын бер кат ассызыклыйсым килә, кешеләрне авырлыклардан арындырырга кирәк. Шуңа бәйле рәвештә 2021 елның гыйнварына авария хәлендә дип танылган йортлар керәчәк яңа программаны башлап җибәрергә кирәк. Биредә яшәүче гражданнар сыйфатлы заманча торакны киләсе елдан ук ала башларга тиеш. Моны проект карарында исәпкә алуыгызны сорыйм», — дип ассызыклады Владимир Путин.
Искәртеп узабыз, узган ел ахырында дәүләт башлыгы кешеләрне авария хәлендәге торактан күчерү проблемасын хәл итү кирәклегенә басым ясады инде. Шул ук вакытта Дәүләт Думасы территорияләрне комплекслы үстерү турында закон кабул итте.