Татарстан Санкт-Петербургка кадәр контейнерларда йөк ташуны оештырды. Санкт-Петербург-Татарстан портлары маршруты буенча даими хәрәкәт башланды. Хәзер Татарстан предприятиеләрендә җитештерелгән товарлар чит илләргә расписание буенча контейнерларда озатыла. Чит илләрдән алынган товарлар да шул ук рәвешле Татарстанга китерелә.
Беренче поезд 60 ка якын контейнерны сыйдырды. Аннан Татарстанда җитештерелгән товарларны чит илләрдәге заказчыларга җибәрәләр. Поездлар Татарстан – Санкт –Петербург маршруты буенча йөри.
Элек республика контейнер ташуның глобаль челтәренә кертелмәгән иде. Бу предприятиеләрнең чит илләр базарында абруен киметте. 30 июньдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Көнчыгыш Европа Маерск генераль директоры Жолт Катон белән стратегик хезмәттәшлек турында килешүне имзалады. Аның буенча Татарстан һәм Россиянең эре портлары арасында даими йөрүче контейнер маршрутлары булдырыла, халыкара элемтәләр яңа баскычка күтәрелә.
Фәрит Габделганиевнең әйтүенчә, Татарстан эшмәкәрләренең товарларын сату базарларын киңәйтү – республика җитәкчелеге контролендә тора.
Шулай ук Татарстаннан Новороссийск портына контейнер поездлары йөри башлар, Кытай белән Татарстан арасында товарларны турыдан-туры тимер юлда ташу җайга салыныр дип көтелә.
Ралина Абрамова, Татарстан яңалыклары.