Татарстанның 2 мең 500дән артык укучысы 2021 елда Яндекс академиясе лицеенда бушлай программалаштыруга укуга гариза биргән.
Бу Россия буенча — иң югары күрсәткечләрнең берсе. Укуга конкурстан узу өчен анкета тутырырга һәм проект сайтында тест узарга кирәк иде. Беренче этаптан соң укытучылар белән әңгәмә үткәрелде. Татарстанда балаларны АЙТИ программаларына бушлай укыту программасы инде бишенче ел гамәлдә. Укучыларның кайберләре академия лицеена укырга керде.