1 сентябрьдән Россиядә “Пушкин картасы” программасы гамәлгә керде. Бу программаны туры эфир вакытында Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән иде. Ул 14-22 яшьлек россиялеләргә юнәлдерелгән. Татарстанда шул яшь аралыгындагы 331 меңнән артык кеше исәпләнә.
Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпованың хәбәр итүенчә, “Пушкин карта”сын “Дәүләт порталы” сайтында рәсмиләштерергә була. Әлегә карта виртуаль итеп эшләнелгән, әмма киләчәктә аның пластик варианты да булыр дип көтелә. Шунысы мәгълүм, һәр карта да шәхси ясала. Билетны кеше үзенә генә сатып алырга хокуклы. Билетларны шулай ук “Дәүләт порталы” аша сатып алырга мөмкин.
Быел картага 3 мең сум акча күчерелә. Ул ел азагына кадәр тотылырга тиеш, чөнки калган сумма икенче елга күчми. Ә 1 гыйнвардан картага 5 мең сум салына һәм ул бер елга исәпләнә. Бу программада Россиянең барлык төбәкләрендәге мәдәни оешмалар катнаша. Географик яктан чикләүләр юк. Татарстанда 68 мәдәни оешмага билетны яңа төр карта белән алырга мөмкин. Бу исемлекне махсус комиссия төзи. Сүз уңаеннан, программада шәхси мәдәни оешмалар да катнаша, тик алар арасында шоу-бизнеска кагылганнары юк.