Казан дәүләт аграр университеты бинасында күренекле галим, техник фәннәр докторы, профессор, Россиянең атказанган фән эшлеклесе Алмаз Юлдашевка мемориаль такта ачылды.
Татарстан Фәннәр академиясенең әгъза-мөхбире 400 дән артык фәнни мәкаләләр авторы. Ул берничә дистә ел Казан авыл хуҗалыгы институтында механикалаштыру факультетында эшли. Искә алу чарасында Алмаз Юлдашевның хезмәттәшләре, укучылары, югары уку йорты һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчеләре, фикердәшләре һәм туганнары катнашты. Исән булса аңа быел 95 яшь тулыр иде.