Балаларым – иң зур булышчыларым. Күл Черкене авылында яшәүче Наилә Гайфуллина әнә шулай ди. Тормыш иптәше белән алар 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Олысына 18, иң кечкенәсенә 2 яшь. Ишле гаилә белән безнең хәбәрчебез танышып кайтты.
Гөлсем Гайфуллина мәктәптән кайтуга әнисенә ярдәм итәргә ашыга. Студент абыйсы белән апасын санамаганда, гаиләдә ул иң өлкәне. Бүген эне-сеңелләрен коймак белән сыйламакчы.
Марат һәм Наилә Гайфуллиннар — күпбалалы гаилә, ике малай, биш кыз үстерәләр. Олы уллары Уфада, кызлары Казан югары уку йортында укый,
Бүгенге көндә Гайфуллиннар Күл Черкене авылында яши. Өйләнешкәч тә, алар Буада тора. Берникадәр вакыттан соң ишле гаиләгә авылда тору кулайрак дигән фикергә килеп, гаилә башлыгының туган авылына кайтып төпләнәләр.
Күпбалалы әни булырмын дигән уй башыма да килми иде ди Наилә Гайфуллина. Үзе дә, тормыш иптәше дә гаиләдә өч бала үскәннәр. Бүген исә балалары – иң зур булышчылары.
Күптән түгел Наилә Гайфуллина “Ана даны” дигән медальгә лаек булды. Сүз уңаеннан, аның әбисе дә бу мактаулы исемне йөрткән.
Алсу Сәмигуллина, Ильнур Кадыйров. Татарстан яңлаклары.