Быел бөек композитор Рөстәм Яхинның тууына 100 ел тулды. Шул уңайдан Республикабызда бик куп чаралар үткәрелә. Рөстәм Яхин мирасын саклап килгән Татар китабы йортында 23 сентябрь көнне бөек композитор, пианист, педагог, РСФСРның Атказанган сәнгать эшлеклесе, СССРның Халык артисты Рөстәм Яхин истәлегенә бугышланган иҗат кичәсе һәм «Күңелдә һаман яз» дип исемләнгән концерт узды.
Кичә дәвамында РСФСРның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов, Халыкара конкурслар лауреаты Ильяс Камал, концертмейстер Зөлфия Ибрагимова, Халыкара конкурслар лауреаты, концертмейстер Айгөл Зәйнуллина башкаруында Рөстәм Яхин әсәрләре яңгырады. Килгән кунаклар арасында Рөстәм Яхин исемендәге музыкаль мәктәп укучылары да бар иде. Кичәдә Рөстәм Яхинның ноталар җыентыгын әзерләп бастыручылардан булган «Болгарлар мирасы» Казан продюсерлык компаниясе вәкилләре катнашты, Рөстәм Яхин турында истәлекләр укылды. Аның иҗатын йөрәктә йөрткән кешеләр күбрәк булсын иде ди Нәфис Багильдиев