Татар көйләре, чуваш рокы һәм удмурт пәрәмәчләре — барысын да “Итил” фестивалендә күзәтергә була иде, Искәндәр Гыймалтдинов да фестивальне үз күзе белән күреп кайтты.
Удмуртия, Мордовия, Чувашия, Марий Эл һәм Башкортстан — барысы да үзләренең кул эшләнмәләрен алып килеп тамашачыга үз милли мирасы үрнәген тәкъдим иттеләр.
Арт объектлар, фотозона һәм мастеркласслар тамашачыны битараф калдырмады һәм кайберләре өйләренә милли нәкышлы рәсемне алды.
Фестивальдәге катнашучылар Идел төбендә урнашкан шәһәрләрдән килеп, заманча, туган телләрендә язылган җырларын тамашачыга тәкъдим иттеләр. Барысы да үзенчәлекле һәм милли калоритын ассызыклый.
Фестиваль Идел буенда яшәүче халыкларны берләштерэ һәм аларга хас булган телләрне, милләтне саклау өчен үткәрелә.
Күп милләтләрне, күп сәләтләрне Идел үз буйларында үстергән һәм әлеге фестиваль аңа дәлил булып тора.
Искәндәр Гыймалтдинов, Таһир Хәсәснов, Татарстан яңалыклары.