24 сентябрьдә Казанда «Әкият» курчак театры каршындагы мәйданда «Хәйрия пылавы» акциясе оештырыла. Аны “Игелекле Казан” оешмасы уздыра.
Акция көндезге сәгат унбердән алып бергә кадәр дәвам итә. Шәһәр халкына пылау порциясен теләсә нинди бәягә сатып алырга тәкъдим итәләр. Пылауны Көнчыгыш кухнясының иң яхшы традицияләрендә: дүрт төр май һәм хәләл сыер ите белән әзерлиләр. Акция барышында җыелган акчалар хәйрия проектларын гамәлгә ашыруга тотыла.