20 сентябрьдән Казан метросында туган телләр поезды йөри башлады. Әлеге проектны Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Казан мэриясе тормышка ашырган. Әлеге поезд белән безнең хәбәрчеләребез дә сәфәр кылды. Тулырак, Ләлә Зәйнуллина репортажында.
Поезд өч зур вагоннан тора. Алар тышкы яктан һәм эчтән милли символика белән бизәлгән. Озынлыгы буенча ул алты вагонлыга тиң. Беренче өлеше рус телендә Казан һәм Татарстан турында мәгълүмат бирә. Икенчесендә — татарлар турында рус телендә язылган. Өченчесе — бары тик татарча бизәлгән. Калганнарында Татарстанда яшәүче башка милләтләргә күзәтү ясала. Поезд стеналарында популяр сөйләшү фразалары һәм тиз әйткечләр дә табарга мөмкин. Вагоннарда ук селфи-пинтлар урнаштырылган.
Метро шәһәр халкы һәм туристлар арасында да иң популяр транспорт төренең берсе, шунлыктан әлеге проект бигрәк тә уңышлы.
Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова Туган телләр поездын күрергә махсус метрога төшкән.
Поезд ел ахырына кадәр йөри, вагоннарны озак вакытка калдыруны сораучылар да күп. Проект башка төбәкләрдә дә уңай бәя тапкан.
Ләлә Зәйнуллина, Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары.