2025 елга кадәр М-12 Мәскәү-Казан трассасында пилотсыз йөк ташуга керешергә җыеналар. Әлеге перспектива турында Россия транспорт министры урынбасары Кирилл Богданов Kazan Digital Week халыкара форумында сөйләде. Ясалма интеллектның әһәмияте турында киләсе язмада.
Автомобиль светофорга якынлашуга, яшел сигнал бирергә вакыт җиткәнен аңлый. Транспорт системасы акыллы интеллект белән тәэмин ителгәндә, хәрәкәт уңайлы һәм куркынычсыз була.
Татарстанда автомобильләр хәрәкәтен берничә ел инде видеокамералар күзәтә. Кайберләре хәрәкәтне көйли, икенчеләре кагыйдә бозуларны күзәтә. Алгоритмнар меңләгән сценарийны күрсәтә..
Казанда узучы Халыкара форумда интеллектуаль транспорт системаларының ерак киләчәктә түгел, ә хәзер үк гамәлгә керәчәге турында фикер алыштылар.
Кирәкле инфраструктура барлыкка килгәч, юлларда пилотсыз хәрәкәт чынбарлыкка әйләнә. Экспертлар фикеренчә, шул вакытта юлларда һәлакәтләр дә кимергә тиеш. Чөнки акыллы машиналар төгәл дөрес эшли.
Вадим Струминский, Айрат Каюмов, Татарстан яңалыклары.