Чүп-чар ташу машиналары парады, плоггинг-йөгерү һәм экологик лекцияләр. Чаллыда «Чиста ил » Бөтенроссия автойөреше узды. Яшь автошәһәрлеләргә табигатьне саклауның мөһимлеге турында искәрттеләр, шулай ук урманны уен формасында чистарттылар. Тулырак мәгълүматны сюжетта карагыз.
Автойөгереш Мәскәү өлкәсендә, 6 сентябрьдә, «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән старт алды.
Чүп ташучы машиналар колоннасының бурычы-өч мең километрга якын юл үтү. Алар Россиянең 11 субъекты аша уза. Һәр шәһәрдә оештыручылар ачык һавада конкурслар үткәрәләр, шулай ук интерактив мәйданчыклар, мәсәлән, аэрохоккей зонасынурнаштыралар.
Автоузышка шәхси компанияләр дә кушылды. Шуларның берсе шиннар эшкәртү белән шөгыльләнә, соңыннан алынган материаллар төзелеш һәм ремонт эшләрендә кулланыла.
Тантаналы өлештән соң яшүсмерләргә пинг-йөгерү буенча ярышлар оештырылды. Алар алдында билгеләнгән вакыт эчендә мөмкин кадәр күбрәк чүп-чар җыю бурычы торды.
Чаллыдан соң чүп ташучы машиналар һәм интерактив мәйданчыклар Удмуртиянең Камбарка шәһәренә юл тота. Автойөгерешнең соңгы урыны Екатеринбург булачак, анда оештыручылар 29 сентябрьдә барып җитәргә планлаштыра.
Руслан Бикмөхәмммәтов, Татарстан яңалыклары, Чаллы.