Владимир Путинның Дәүләт Думасында фракцияләр җитәкчеләре белән очрашуы 25 сентябрьдә була
Россия Президенты Владимир Путинның Дума партияләре җитәкчеләре белән очрашуы 25 сентябрьгә планлаштырыла. Бу хакта дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте, дип хәбәр итә РИА Новости.
Исегезгә төшерәбез, Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирү быел 17-19 сентябрьдә узды. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, Дәүләт Думасына сайлаулар нәтиҗәләре буенча «Бердәм Россия» — 324, КПРФ — 57, «Гадел Россия — правда өчен» — 27, ЛДПР — 21, «Новые люди» 13 мандат алган.