Татарстан урманчылары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен гадәттәгечә эш урыннарында билгеләп үтте. Эшләренең кызган чагы, хәзер урманнарны чистарту, яшь агачлар утырту өчен иң кулай вакыт.Җирләрне саклау,табигый территорияләрне яңадан торгызу, җентекләп тикшерү, урманнарда тәртипне күзәтү дә инспекторлар вазыйфаларына туры килә. Мамадыш урманчылыгыннан репортаж.
Мамадыштан ерак түгел генә урнашкан Тырлау аланын күпләрнең күргәне юктыр әле. Берничә дистә еллар инде шунда керәшеннәрнең Питрау бәйрәме уза. Бу территория – Мамадыш урманчылыгының бер өлеше, аны инспекторлар барлык таләпләргә туры китереп саклый. Узган ел Бөек Җиңүнең 70 һәм ТАССРның 100 еллыгына 7 мең элиталы агач утыртып, парк ясаганнар. Җирле халык та яшь үсентеләрне тиешле тәртиптә карап тота.
Шунда ук ук төзекләндерелгән чишмә дә бар. Мамадыш урманчылары питомникны да күз карасыдай кадерләп саклыйлар.
Питомник 10 гектарда урнашкан. Анда безнең урта полосага караган гадәти яфраклы һәм ылыслы агачлар гына үстерелми. Урманчылар селекционерлар белән безнең шартларга яраклы яңа төр үсентеләрне чыгарып, һәрвакыт эксперимент ясый.
Әхәт Хәсәновны урманчылар үз тармагының легендасы дип йөртәләр. Бөтен гомерен урманчылыкка багышлаган. Үз эшең ярата, яхшы белә. Яшеллекне арттыру, булганнарын саклау өчен тырыша. Урманнарны янгыннардан саклау чараларын да вакытында үткәрәләр. Быел 47 мең гектарда үсентеләрне янгыннардан саклаганнар.
Бу-янгын сүндерүчеләрнең янган урынга контроль чыгуы. Бәхеткә, чын янгынны сүндерү түгел, күнегүләр уздыру гына. Дәүләт ярдәменнән һәрдаим файдаланып яшиләр.
Безнең урманчылар-югары квалификацияле белгечләр, барысы да хөрмәткә лаек. Нәкъ менә шундый үз эшләренең осталары булу, җаваплылык тоеп, барлык вазыйфаларны җиренә җиткереп үтәү нәтиҗәсендә республиканың экологик иминлегенә ирешеп була.
Дмитрий Второв, Ленар Хәбибуллин, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары, Мамадыш районы.