Казанда җәмәгать транспортында автобуслар саны йөзгә кадәр кимергә мөмкин. Кызыл автобуслар аварияләргә еш очрау сәбәпле, иминиятчеләр аларга полислар бирүдән баш тарта.
Тик автобуслар ОСАГО полисларыннан башка маршрутка чыга алмый. Проблеманы хәбәрчебез дә өйрәнде.
Кайчагында тукталышта көтү минутлары озакка сузыла.
Тәүлекнең караңгы вакытында үз маршрутыңны көтү – үзе бер проблема. Автобуслар сирәк йөри, пассажирлар белән тулып килә.
Шәһәр халкының да, автобус йөртүчеләрнең дә октябрь аенда зуррак проблемалары башланырга мөмкин. Автотранспорт предприятиесе линиядә эшләүче йөз автобусны иминиятләштерә алмый. Иминиятләштерү компанияләре пассажирлар йөртүчеләргә
Закон буенча, иминиятче баш тартырга тиеш түгел — Казан предприятиеләренә ачык җавап бирмиләр. Россия авто иминиятчеләре берлегенә мөрәҗәгать иткәннәр.
Иминиятләштерү бәяләре түбән, ә кайчагында күп акчалар түләргә туры килә. Казан автобуслары юл-транспорт һәлакәтләре статистикасында гел очрап тора, күп очракта аварияләр алар гаебе белән була.Чыгымнарны да иминиятчеләр каплый. Мондый хезмәттәшлекне алар отышсыз дип саный.
Бу проблемага тарифларны җайга салучы Үзәк Банк та кушылды.
Җаваплы структуралар үзара мөнәсәбәтләрне ачыклаган арада, Казанның меңләгән пассажиры авыр хәлдә калырга мөмкин.
Айнур Вәлиәхмәтов, Регина Сафиуллина, Татарстан яңалыклары.