3 нче ел — белем һәм татулык юлында. Казан Кремлендә Минтимер Шәймиев «Адымнар» күп телле белем бирү комплексларын төзүдә катнашучылар белән очрашты. Алар Дәүләт киңәшчесенең Рәхмәт хатларына һәм дәрәҗәле бүләкләргә лаек булды. Очрашуда проектны гамәлгә ашыруның торышын да бәяләделәр.Тулырак мәгълүмат киләсе репортажда.
Эчтәлеге һәм формасы буенча уникаль проект Минтимер Шәймиев инициативасы, Россия һәм Татарстан президентлары ярдәме белән 2019 елда башланды. Ә бер ел элек Алабуга һәм Казанда беренче ике комплекс ачылды.
Башкаланың «Адымнар» күп телле комплексы директоры Айдар Шәмсетдинов әлеге проектның зур киләчәге бар дип саный.
Быел Белем көнендә Актанышта һәм Чаллыда ике комплекс үз ишекләрен ачты. Ә Түбән Камада һәм Әлмәттә 5нче, 6 нчы мәктәпләргә нигез салынды.
Яңа мәктәпнең асылы исеменә үк салынган. Адымнар – балаларны белемгә һәм татулыкка илтүче максатчан юнәлешне күздә тота. Хәзер яшүсмерләргә рус, татар һәм инглиз телләрендә сыйфатлы белем алу мөмкинлеге бирү бик мөһим.
Проектны ЮНЕСКО эшләре буенча Россия комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе да бәяләде.
«Яңарыш» фондының Попечительләр советы рәисе төзүчеләргә, мәгариф идарәсенә, муниципалитет башлыкларына сыйфатлы эшләре өчен рәхмәт белдерде. Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, бу дөнья дәрәҗәсендәге проект. Монда да без беренче.
Безнең мәктәпләрдә балаларга белем һәм тәрбия өчен барлык шартлар да бар : уеннар да, спорт та, телләр дә . Балалар моннан әлбәттә файдаланыр дип искәртте беренче президент һәм үз оныгы мисалында үрнәк китерде.
«Адымнар» проектын гамәлгә ашыру — тармак министрлыклары, предприятиеләре, мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең уртак эш нәтиҗәсе. Архитекторлар, төзүчеләр, иганәчеләр, җитәкчеләр Рәхмәт хатларына лаек булды.
Массакүләм медиа өлкәсен аерым билгеләп үттеләр. » Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, журналистлар берлеге рәисе, Яңа гасыр телерадио компаниясе җитәкчесе Илшат Әминов, Татарстан дәүләт телерадио компаниясенең радиотапшырулар хезмәте җитәкчесе Тәүфыйк Сәгыйтовка Рәхмәт хаты тапшырылды.
Ә фондның башкарма директоры, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медаленә лаек булды.
Айзилә Батырханова.Дмитрий Второв, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары.