24-27 сентябрь көннәрендә Мәскәүдә «Экспоцентр» Үзәк күргәзмә комплексында Халыкара китап ярминкәсе була. Әлеге әдәби чарада Татарстан китап нәшрияты да катнаша.
Ярминкәдә Россиянең төрле төбәкләреннән 250 гә якын нәшрият катнаша. Быел басылган яңа китаплар, бестселлерлар, матур әдәбият, нон-фикшн, балалар әдәбияты, уку әсбаплары, комикслар һәм музей басмаларын табып була. Дүрт көн эчендә ярминкәдә ун мәйданчыкта 300дән артык чара: популяр авторлар белән очрашулар, китаплар тәкъдим итү, ачык дискуссияләр, осталык дәресләре оештырыла. Татарстан китап нәшрияты күп кенә китаплар тәкъдим итәргә җыена. Биредә шулай ук «Ел китабы» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була.