Республика җәмәгатьчелеге авыр югалту кичерде. Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенең элеккеге җитәкчесе Данил Исмәгыйль улы Ибраһимов вафат булды. Татарстан җитәкчелеге Данил Ибраһимов үлеме белән бәйле кайгы уртаклашу белдерде.
Данил Ибраһимов республика архив законнарын камилләштерүгә, архивларның матди базасын яхшыртуга, аларны заманча җиһазлар белән тәэмин итүгә, зур өлеш кертте. Аңа кадәр телевидение һәм радиотапшырулар буенча ТАССР Дәүләт комитеты дикторы булып эшли, «Татарстан»телевидениесендә тапшыруларны әзерләү бүлеге белән җитәкчелек итә. Ибраһимов Данил Исмәгыйль улы турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр диелә кайгынамәдә. Татарстан телерадиокомпаниясе дә туганннарның авыр кайгысын уртаклашабыз.