Россия Федерациясе Федераль җыенының Дәүләт Думасына сайлаулар җитди тәртип бозуларсыз узган. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Андрей Кондратьев хәбәр итте. Ул тагын бер кат тавыш бирү нәтиҗәләренә йомгак ясады, журналистларның сорауларына җаваплар бирде.
Бу сайлаулар иҗтимагый контроль дәрәҗәсе буенча моңарчы күрелмәгән сайлаулар буларак тарихка кереп калыр. Сәяси партияләрдән һәм иҗтимагый оешмалардан 16 меңнән артык күзәтүче, участокларда видео теркәү, ихтыяр белдерү һәм тавышларны санау барышының ачыктан-ачык системасы. Сайлау комиссияләре әгъзаларының да бурычлары артты.
Сайлау участокларында ыгы-зыгы күзәтелмәде, кешеләр тыныч шартларда, ашыкмыйча үз тавышларын бирде. Тавыш бирүне өч көнгә билгеләү үзен уңай яктан күрсәтте. Бу яхшы карар, киләчәктә дә әлеге вариантларны куллануны күз алдында тотабыз.
Аерым рәхмәт сүзләре – гражданнарның сайлау хокукларын координацияләгән барлык ведомстволар: сәламәтлек саклау министрлыгына, Роспотребнадзорга, эчке эшләр, гадәттән тыш хәлләр министрлыкларына әйтелде. Андрей Кондратьев тагын бер кат саннарны искә төшерде. Участокларга сайлаучыларның 79 проценты диярлек килгән.
Сәяси конкурентлардан зур аерма белән җиңүне «Бердәм Россия» яулады, икенче урында КПРФ. Шулай ук
Журналистларның сораулары арасында- Мәскәү үрнәгендә республикада Дистанцион Электрон тавыш бирүне куллану мөмкинлеге. Техник яктан Татарстан моңа әзер. Шулай да соңгы карар экспертлар белән иҗтимагый фикер алышулардан соң кабул ителә.
Электрон тавыш бирү гадәти тавыш бирүне алыштыра алмый, әлбәттә. Ул сайлаучыларга тавыш бирүдә катнашу өчен өстәмә мөмкинлек булып тора. Фикерләрне уртага салып сөйләшкәннән соң, уртак бер карарга килергә мөмкин. Үзәк Сайлау комиссиясе күзлегеннән караганда, без электрон формада тавыш бирүне оештырырга әзер.
Участокларда вакцинация пунктларын оештыруны аерым билгеләп үттеләр. Алар 848 әү иде. Грипптан һәм ковидтан прививканы 24 мең кеше ясаткан. Дума кампаниясеннән тыш, аерым округларда республика парламенты һәм җирле совет депутатларын сайлаулар да узды. Муниципаль сайлауларга нәтиҗәләр, территориаль сайлау комиссияләре республика Үзәк сайлау комиссиясенә мәгълүматларны тапшыргач, бераз соңрак ясала.
Дмитрий Второв, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.