Казанда Евгений Гомельский кунак булды. Баскетбол буенча СССР җыелма командасының легендар тренеры «спорт башкаласы»традицион турнирында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Ярышлар Татарстан баскетбол федерациясенең элеккеге президенты Геннадий Ветровка багышланган иде. Дәрәҗәле турнирда кем җиңү яулавын хәбәрчеләребез белеп кайтты .
Мәйданда Россия һәм дөнья баскетболының булачак йолдызлары дип әйтсәк тә ялгышмабыз, чөнки алар . берничә елдан соң Суперлиганың әйдәп баручы клублары өчен чыгыш ясарга мая туплый. Һәрхәлдә Россия баскетболы легендасы Евгений Гомельский моңа өметләнүен яшерми. Аның җитәкчкелегендә хатын-кызлар җыелма командасы Олимпия уеннарында алтын медальгә лаек булды. Атаклы тренер Геннадий Ветровны да яхшы белгән. Турнир аның истәлегенә үткәрелә. Шулай ук спортчыга багышланган фотоальбом да тупланган
Казанга Балтыйк буе, Казахстан һәм Сербиядән командалар килергә ниятләсәләр дә, коронавирус чикләгән. Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Төньяк башкала, Удмуртия, Курск, Самара, Оренбург өлкәләреннән һәм, әлбәттә, Казаннан «Уникс-Юниор» командалары көч сынашты. Хатын-кызлар арасында Санкт-Петербург командасы, ә ир егетләрдән Мәскәү өлкәсенең Химки баскетболчылары бернече урынны яулады.
Турнирда җиңүчеләргә кубоклар, медальләр тапшырылды. Мөршидә Җиһан , Дмитрий Второв, Таһир Хәсәнов Татарстан яңалыклары.