Буа районының Норлат авылында икенче балалар мәйданчыгы төзелде. Уен зонасын авыл халкының үзара салым акчасына ясаганнар. Яңа мәйданчыкта иң кечкенә балаларга ял итү өчен дә шартлар тудырылган.
Уңайлы комлык, таганнар. Яңа уен мәйданчыгында теләсә кайсы яшьтәге бала үзенә мавыгу таба ала. Рәминә Әмирханова дәресләрдән соң бирегә килергә ярата. Монда аңа бик ошый.
Балаларның махсус билгеләнгән урында уйнавына әти-әниләр дә сөенеп туя алмый. Саф һава, барысы да бергә җыела. Җиһазлар күптөрле. Иминлек кагыйдәләре дә үтәлә.
Мәйданчыкны быел җәй ясаганнар, бер ай эчендә үзара салым акчасына төзегәннәр. Һәр кешедән 200әр сум акча җыйганнар. Дәүләт ярдәме белән әлеге сумма дүрт тапкырга арткан.
Авыл халкы белән тагын бер уен мәйданчыгы төзергә булдык. Аны 5 нче күчмә колонна оешмасы ясады.
Сүз уңаеннан, җирлектә үзара салым акчалары йөз процентка җыелган. Балалар мәйданчыгы төзелешенә 300 мең сум акча тотылган. Киләсе елга үзара салым акчасын авыл юлларын ремонтларга тотарга планлаштыралар.
Камилә Мусина, Илнур Кадыйров, Татарстан Яңалыклары, Буа районы.