Россия пенсионерлары октябрьдә Өлкәннәр көне уңаеннан өстәмә түләү ала.
Ярдәм алу өчен төрле шартлар бар: бер төбәктә ул билгеле бер яшькә җитү, икенчесендә — инвалид статусында булу, өченчесендә — субъектта озак еллар буе яшәү һәм җирле предприятиеләрдә эшләүгә бәйле. Моннан тыш, 1 октябрьдән Россиядә хәрби пенсияләр 3,7 процентка индексацияләнә, хәрби вазифа һәм хәрби дәрәҗәләргә хезмәт хаклары арта. Түләүләрне контракт яки чакыру буенча хезмәт итүче Милли гвардия федераль гаскәрләре, Эчке эшләр министрлыгы, Россия иминлеге федераль хезмәте, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм башка ведомстволарның элеккеге хезмәткәрләре ала.