Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә булып
Россия Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белән очрашты. Очрашуда барышында 2021 — 2022 елларда Татарстан Республикасы белән Россия Федерациясе Фән һәм югары белем бирү министрлыгының үзара хезмәттәшлеге юнәлешләре буенча берничә уртак профильле программаны гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды. Моннан тыш, илнең уку йортларында куркынычсызлыкны тәэмин итү темасына да кагылып үтелде.
***
Әлеге теманы дәвам итеп. Пермь краендагы хәлләрдән соң уку йортларында куркынычсызлыкны тәэмин итү эшләре көчәйде. Исегезгә төшерәбез, 18 яшьлек студент корал белән Пермь университетына бәреп кереп 6 кешенең гомерен өзде, тагын 28 кеше зыян күргән. Шушы вакыйга тәэсирендә Татарстан Республикада вузлары көчәйтелгән куркынычсызлык режимына күчте. Безнең махсус репортаж.
Һәр килүче, аның сумкасы, студентмы ул укытучымы – керер алдыннан махсус тикшерү үтә. Пермьдә булган фаҗигадән соң сакчылык оешмалары хезмәткәрләре сменага яңа инструктаж белән керде. Хәзер, традицион термометриядән тыш, КФУда һәркемне металл эзләгеч белән карыйлар һәм шәхесне раслаучы документ белән генә кертәләр. Казан федераль университетында берьюлы берничә хезмәткәр куркынычсызлык чараларын күзәтә. Берәүләр бинага кергән һәркемне тикшергәндә — икенчеләре камералар буенча бинадагы хәрәкәтне күзәтә..
Фаҗигале хәлдә якыннарын югалтучыларның тирән кайгысын уртаклашу максатыннан стихияле мемориаллар бөтен ил буенча барлыкка килә.
Алия Галиуллина, Айнур Вәлиәхмәтов, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары