Татарстанда РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда сайлаучыларның 78,84% ы катнашты. Иртәнге 9га барлык бюллетеньнәр диярлек эшкәртелде-97,38%. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Күп тавышны «Бердәм Россия» партиясе — 79,02%, аннан КПРФ — 9,51% һәм «Гадел Россия — правда өчен» 2,72% җыйды.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда VIII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларда өч көнлек тавыш бирү процедурасы тәмамланды. ТР Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, барысы да штат режимында узды. Тавыш бирү барышын 16 меңгә якын күзәтүче күзәтте.