Татарстан Диния Нәзарәте башлангычы белән гадәттәгечә гошер сәдакасын җыю, мохтаҗларны азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе башланды. Мөфтият 2021 елның 25 сентябрен Татарстанда Гошер көне дип игълан итте.
Мәчетләр гошер сәдакасы итеп җиләк-җимеш, яшелчә җыя. Азык-төлек җыелмаларын аз керемле, мохтаҗ кешеләргә тапшыралар.
Казанда гошерне Нәзарәт карамагындагы “Зәкят” хәйрия фонды кабул итеп тарата. Фондта меңнән артык мохтаҗ гаилә исәптә тора, күп балалы, аз керемле, авыру балалар тәрбияләүче гаиләләргә – гошер таратыла.
+7 (843) 225-33-22
Әлеге исемлектә булмаган, ләкин гошер рәвешендәге азык-төлекләтә ярдәмне алырга теләүчеләр, керемнәре турындагы белешмә алып, фондка шалтырата ала. Телефон экранда күрсәтелгән. Гошер алып килергә теләүчеләр, шушы ук номерга шалтыратып, сорауларын бирә ала. Гошер мохтаҗларның милләтенә, диненә карамыйча, үзләренә, шулай ук хәйрия оешмаларына, социаль учреждениеләргә өләшенә.