Татарстанда сайлауларда чит ил экспертлары да эшләде. Германия, Мавритания, Сүрия вәкилләре, шулай ук халыкара күзәтүчеләр, Казахстаннан килгән делегация бар иде.
Барлык процессны – тавыш бирүдән башлап мәгълүмат һәм күзәтү үзәкләре эшенә кадәр күзәттеләр. Чит ил экспертларының игътибарын беренче чиратта, мөмкинлекләре чикле сайлаучылар өчен тавыш бирүнең үтемле булуы, санитар-эпидемиологик нормаларның катгый үтәлеше, өйдә тавыш бирү мөмкинлеге җәлеп итте. Тавыш бирүнең ачык узуын күзәтүчеләр камералар аша күзәтте, картиналары күзәтү үзәгендә дә карап булды. Аңа шулай ук чит ил экспертлары югары бәя бирде. Чит ил экспертлары район һәм шәһәр сайлау участокларында булды.
***
Татарстанда узган сайлауларда ук күзәтүчеләр сыйфатында блогерларны катнашырга җәлеп иткәннәр иде.
Алар социаль челтәрләрдә тавыш бирү барышын трансляцияләде. Әлеге тәҗрибә уңышлы булып чыкты. Бу сайлауларның барышын Россиянең барлык төбәкләрендә диярлек трансляцияләделәр,бу инициатива Татарстанда да уңышлы кулланылды. Якынча һәр 100 күзәтүче блогер иде.