1 сентябрьдән Татарстанда ике укучы һәм өч укытучы коронавирусны ачыклаган. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина белдерде.
«Бүгенге көндә бездә белем бирү учреждениеләре буенча авыруның биш очрагы бар. Бу-Татарстан Республикасы буенча өч педагог һәм ике укучы»,-диде ул «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.