Халыкара заман милли драматургия театр фестивале уздыру күрәм гадәткә әверелде. Оештыручылар матбугат очрашуында унынчы мәртәбә үткәрелүен искәртте.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган театр фестивале башланып китте. Халыкара мәдәни чара милләтара һәм театрара элемтәләрне ныгытуга, заман милли драматургиясен саклап калу һәм халыкка җиткерү максатыннан уздырыла. Бер атна дәвамында төрле театр коллективлары үзләренең иң кызыклы, уңышлы спектакльләрен тәкъдим итә. Әлеге фестиваль 2014 елда Халыкара статуска ия була.