Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы 17-18 сентябрь көннәрендә, Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар көнендә, укыту процессының ничек оештырылуы хакында аңлатты.
Министрлык матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, Татарстан мәктәпләрендә уку процессы парламент сайлауларын үткәрү чорында гадәти режимда була. 17 сентябрьдән 19 сентябрьгә кадәр укучылар белән музейларда дәресләр үткәрү, экскурсияләргә бару, гамәли дәресләр оештыру тәкъдим ителә. Шулай ук походларга барырга, спорт ярышлары, практик-юнәлешле дәресләр үткәрергә, саф һавада проектларны якларга мөмкин. Шулай итеп, сайлау кампаниясе чорында белем бирү процессын оештыру төп белем бирү программасыннан һәм мәктәп уку планнарыннан аерылмыйча гына планлаштырыла.