Казан Кремлендә республиканың үрнәк гаиләләрен тәбрикләделәр. Рөстәм Миңнеханов хатыны белән күп балалы гаиләләрне кабул итте, бүләкләр тапшырды. Тантанадан репортаж.
Укучылар электр энергиясенә багышланган лаборатор дәресләрне көтеп ала. Тәҗрибә ясаганда күзләре электр уты кебек янып тора. Шамил Таҗетдинов 33 ел физика укыта.
Күрше кабинетта хатыны балаларга туган телдән укыта. Милли тарихны, традицияләрне танып-белергә өйрәтә. Укчылар арасында үзенең улы Данияр дә бар. Һәр нәрсәгә иҗади якын килә.
Туган як тарихын өйрәнеп, бөтен республика биографиясен яңарталар. Бүген иҗади пар — Казан Кремленең Мактаулы кунаклары арасында. Татарстан Президенты хатыны белән бергәләп республиканың үрнәк гаиләләрен тәбрикли.
Рөстәм Миңнеханов күп балалы аналарга «Ана даны» медален, 15 балалы гаиләгә «Ата-ана даны» орденын тапшырды.
Регина Сафиуллина, Ленар Хәбибуллин, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.