Мәктәп расписаниесендә яңа дәрес барлыкка килде. Ул финанс грамоталылыгы өйрәтүгә багышланган фән. Дәрес онлайн-форматта уза. Анда 6-11 сыйныф укучылары һәм студентлар катнаша ала. Укучыларга үз-үзеңне саклау, кредит, иминиятләштерү, инвестиция, салым һәм пенсия белән бәйле үзенчәлекләр аңлатыла. 22 сентябрьдән әлеге дәресләргә өлкәннәр дә кушыла ала.