15-17 сентябрьдә Казанда 24 нче TCI Глобаль конференциясе уза.
Бу конференция Россиядә һәм Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләрендә беренче тапкыр үткәрелә. Анда 25тән артык илдән вәкилләр катнаша.
Казанга Россиянең инновацияләр һәм кластерлы үсеше өлкәсендә алдынгы белгечләре, галимнәр, чит ил экспертлары килде. Конференция «Хезмәттәшлектә тотрыклы киләчәк булдырып» исеме белән уза. Ул кластер инициативалары, инновацион тәэмин итү, кеше потенциалын ачу өчен фикер алышу мәйданы булып тора.