Чистай районында мәдәни һәйкәлләрне яңарттылар. Парклар, ишегаллары, стадионнар заманча төсмер алды. Яңа объектлар да төзелә. Әлегә Чистай җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча федераль программаны гамәлгә ашыруда республикада лидерлар арасында.
19 гасыр архитектурасын сакларга һәм шул ук вакытта шәһәрнең заманча инфраструктурасын булдырырга. «Уңайлы мохит формалаштыру» программасы ярдәмендә Чистайда 5 ел эчендә 15 зур корылма, шул исәптән тарихи объект төзекләндерелде.
Беренче объектлар-Скарятин бакчасы, Карл Маркс урамындагы бульвар, «Татнефть-Олимп» стадионы, чаңгы базасы. Ял паркында эшләр тәмамланып килә.
Президентның «Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын да төзекләндерәләр.
«Чистай» мәдәни үзәгендә узган күчмә утырышта проектны тормышка ашыруга йомгак ясадылар. Планда зур проект – Берняжка елгасы яр буен төзекләндерү.
Елизавета Жукова, Татарстан яңалыклары, Чистай районы.