Кремльдә яшь һөнәр осталарының милли чемпионаты җиңүчеләрен һәм призерларын хөрмәтләделәр. Август ахырында Уфада узган ярышларда Татарстан вәкилләре 140 медаль яулады, гомумкоманда зачетында беренче урынны алды.
Безнең командага 32 алтын медаль бирелде. Ә командага бирелгән Кубокны Татарстан Президентына да күрсәттеләр. Татарстанлылар арасында рекордчылар да бар. «Лаборатор медицина анализы» компетенциясендә чыгыш ясаган Алинә Шәймөхәммәтова барлык катнашучылар арасында иң күп балл җыйды. Рөстәм Миңнеханов җиңүчеләрне бүләкләде, аларның осталыкларын югары бәяләде.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты