Бүген Рөстәм Миңнеханов Ростуризм башлыгы Зәринә Догузова белән очрашты. Очрашуда туризмны үстерү, кунакчыллык инфраструктурасын камилләштерү мәсьәләләре һәм Татарстанның туристик маршрутларын популярлаштыру буенча өстәмә чаралар турында фикер алыштылар. Шулай ук Президент Ростуризм башлыгына ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды.