Төзекләндерелгәннән соң ачылган «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә быел 70 шәкерт кабул ителде. Ә шушы көннәрдә әлеге шәкертләргә иң кадерле бүләкләр тапшырылды. Хәйрия чарасында катнашкан иганәчеләр кемнәр һәм нинди бүләкләр тапшырылган?
Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең хәйрия проектлары берничә юнәлештә алып барыла. Әйтик, Татарстан Республикасы сәүдә үзәкләрендә намаз уку бүлмәләрен оештыру, авыл имамнарына финанс ярдәм күрсәтү, халык арасында дини гыйлем тарату буенча “Гаилә дәресләре” уздыру. Ә күптән түгел Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе Мөхәммәдия мәдрәсәсенә 620 000 сум күләмендә сәдака тапшырды.
Айдар Шаһимәрдәнов, сүзләренчә хәйрия эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше — мөселман белем бирү проектларына, мөселман уку йортларына һәм ислам фәннәре буенча белем бирүче укытучыларга ярдәм итү.
Сәдака хисабына, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе тарафыннан, 5 төрле китаптан торган дәреслек комплекты бастырылган. Аны шәкертләргә Татарстан мөфитие җитәкчелегендә дин әһелләре тапшырды.
Мәдрәсәгә заманында Әхмәт бай Хөсәенов, Габдулла Үтәмишев исемле байлар ярдәм иткән. Мөхәммәдия шәкертләре арасында бәлки Г. Камал , Кәрим Тинчурин, Салих Сәйдәшевлар үсеп чыкмас, әмма ислам дине белгечләре булачагына шигебез юк ди Зөлфәт хәзрәт.
Әлеге дәреслекләр нигезендә шәкертләр гарәп телен өйрәнә.
Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе ярдәмендә мәдрәсә шәкертләренә парта, урындык кебек сыйныф җиһазлары да сатып алынган.
Айзилә Батырханова, Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары.